Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2023, 13:05

Татарстаннан 120 укучы хәйрия ярминкәсендә катнашты

Акчаларның бер өлешен балалар «Игелекле Казан» карамагындагы малайны дәвалауга тапшырачак

Фото: vk.com/school_business_start

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Казанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының хәйрия ярминкәсе узды. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан 120 укучы катнашты. Алар акчаның бер өлешен «Игелекле Казан» карамагындагы 11 яшьлек Артурны дәвалауга тапшырачаклар.

Яшь эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр: кулдан эшләнгән чыршы бизәкләре, прәннекләр, шәмнәр, курчаклар, йомшак уенчыклар, тәм-томнар һәм оригиналь интерьер әйберләре, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, быел «Мәктәп бизнес-старты» проектында 5-7 нче сыйныфлардан 11 меңнән артык укучы катнашты. Ике ай дәвамында алар эшлекле уен форматында белем алалар, тестлар үтәләр, проектлар эшлиләр. Программаның соңгы этабы февральдә узачак бизнес-кейслар чемпионаты булачак, ә мәктәп компанияләренең финал слеты апрельгә билгеләнгән. Җиңүчеләр Мәскәүгә барачак һәм «Сколково» технопаркына керәчәк.

«Мәктәп бизнес-старты» программасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм төбәк эшкуарлыгына ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар