Региональ этапта җиңүчеләрнең исемнәрен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта атадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казанда «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең төбәк этабы тәмамланды. Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узды, анда иң яхшы номерларны тәкъдим иттеләр һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Алар фестивальнең бөтенроссия этабына узды.
Бер көн алдан, 28-нче сентябрьдә, «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Идел буеның 150-гә якын яшь кешесе чыгыш ясады. Алар өч яшь категориясендә һәм дүрт номинациядә номерлар күрсәттеләр: «Музыка», «Хореография», «Инструментта уйнау» һәм «Сәхнә сәнгате». Аларның чыгышларын Игорь Крутойның популяр музыка академиясе генераль директоры Стелла Хачанянц, популяр җырчы, музыкант, академия педагогы Константин Работов, ТР атказанган артисты, академия педагогы Мария Семенова, региональ гала-концерт режиссеры Михаил Волконадский, «Новая музыка» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гулишамбарова, «Sforzando» ТР башкарма сәнгатьне үстерү фонды җитәкчесе Данияр Соколов, ТР халык артисты Елена Ненашева һәм башкалар бәяләде.
Региональ этапта җиңүчеләр арасында Казанның 12 вәкиле бар. 9-12 яшьлек балалар арасында «Музыка» номинациясендә Илья Лазарев һәм Иван Пугачев беренче урынны яуладылар. Шул ук яшь категориясендә «Инструментта уйнау»да Дарья Кондратьева иң яхшысы дип табылды. 6-8 яшьлек биючеләр арасында «Хореография» номинациясендә беренче урынны Казан коллективы алды, аның составында Забава Рәхмәтуллина, Айша Мингарипова, Полина Шиллинг, Мария Закхеева бар, 9-12 яшьлекләр арасында «Индиго чәчәге» студиясенең яшь артистлары Софья Столярова һәм Ярослав Васянов беренчелекне алды, ә 13-16 яшьлек категориядә Анастасия Осипова һәм Елизавета Владимирова җиңү яулады. «Сәхнә сәнгате»ндә 9-12 яшьлек катнашучылар арасында Казан егете Тимур Фазлеев иң яхшысы дип табылды.
Региональ этаплар инде 10 шәһәрдә узды, 2-3-нче октябрьдә Мәскәүдә «Игелекле дулкын» эстафетасы төгәлләнә. Төбәк турларында җиңүчеләр фестивальнең финал этабында катнашачак. Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы Казанда 28-нче ноябрьдә узачак. Элеккеге кебек үк балалар Россия эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясар, дип көтелә. Узган ел «Игелекле дулкын»га популяр башкаручылар Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова һәм Динә Гарипова килгән иде.
«Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль РФ Президенты грантлары Фонды, ТР Хөкүмәте, Игорь Крутойның популяр музыка академиясе, «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән уза.