В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нчы гыйнвар). 12 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә түбәндәге урамнарда ут булмаячак: Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная.
Моннан кала, электр уты Совет районының Колсәет бистәсендәге кайбер сәнәгать һәм административ биналарында да бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.