В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны чаралар шәһәрнең 45 ноктасында уздырылган
Өч ай дәвамында – июньнән августка кадәр – «Йорт янындагы спорт» шәһәр проектында 12 меңнән артык кеше катнашкан. Гомумән алганда, 45 ноктада 550 спорт күнекмәсе үткәрелгән.
Әлеге проект халыкка профессиональ инструкторлар җитәкчелегендә ачык һавада спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Бу елгы сезонда шәһәр халкына классик йога, пилатес, япон гимнастикасы, дөрес сулыш алу күнекмәләре кебек махсус форматлар белән бергә, 24 төрле юнәлеш тәкъдим ителгән. Дәресләрне сертификатлары булган 60 тренер алып барган.
Бу җәйдә проектның географиясе сизелерлек киңәйгән: гамәлдәгеләренә 20 яңа урын өстәлгән. Шуларның җидесен парклар һәм скверлар, 13 ен торак комплекслар территориясе тәшкил итә. Гомумән алганда, шәһәр халкы 45 ноктада спорт белән шөгыльләнә алган.
Гадәттәгечә, Кабан күле буендагы, Горки-Әмәт урманындагы, Җиңү паркындагы, «Казан» гаилә үзәге янындагы, шулай ук «Светлая долина» һәм «Яз» торак комплекслары ишегалларындагы мәйданчыклар спорт белән шөгыльләнү өчен халык тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән урыннар булып кала.
Өлкән буынга оештыручылар тарафыннан аерым игътибар бирелгән. Алар өчен күнекмәләр ешрак Горький, Урицкий һәм «Крылья Советов» паркларында уздырылган.
Проект шулай ук Халыкара йога көне, Яшәү яме көне кебек зур шәһәр чараларын берләштерә торган вакыйга булып санала. Бу елгы сезон Үзәк стадион манежында 200 гә якын катнашучыны җыйган бик зур финал зарядкасы белән тәмамланды.
Оештыручылар киләчәккә планнар белән яши. 2026 елның җәендә иске торак фонды булган районнарга игътибар итеп, күнекмәләр һәм нокталар саны артуы көтелә. Моннан тыш, проектның кышкы форматын булдыру мәсьәләсе карала. Муниципаль спорт объектларында түгәрәкләр, урам зарядкалары һәм шугалакларда актив уеннар үткәрү күздә тотыла.