Якындагы тәүлектә явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 12-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә 7-9 градус җылы, көндез +17-дән +19 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, шимбә көндез явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5-тән +10 градуска кадәр, көндез +14-тән +19 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
13-нче сентябрьдә Татарстанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә температура +3-тән +8 градуска кадәр, көндез +16-дан +21 градуска кадәр булачак.