Катнашу өчен алдан язылу кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 12-нче сентябрьдә Казанда хатын-кызларга ярдәм итү клубы эшли башлаячак. Очрашуларда шәхси үсеш, балалар тәрбияләү, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысуллары турындагы мәсьәләләрне тикшерү, гамәли күнегүләр башкару планлаштырыла.
Проект «Игелекле эшләр остаханәсе» кысаларында эшләячәк. Очрашуларның модераторы һәм клуб җитәкчесе булып психолог Наталья Ипполитова чыгыш ясаячак. Катнашучыларга төрле темаларга дискуссияләр үткәрергә, борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим ителә.
12-нче сентябрь 11.00-13.00 сәгатьләрдә Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак беренче очрашуда хатын-кызлар бер-берсе белән танышачак һәм ресурслы халәтне ничек сакларга, тигезлекне һәм критик ситуацияләрдә үз-үзеңә ышанычны саклап калу өчен нинди техника һәм методикаларны кулланырга мөмкин булуы турында фикер алышачак. Чарада катнашу өчен түбәндәге телефон буенча алдан язылу мәҗбүри: +7(843)236-65-61, урыннар саны чикләнгән. Клубның эшенә, урыннар булса, теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин булачак. Очрашулар вакытында битлекләрне кулланырга кирәк, дип искә төшерә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.