В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан язылу кирәк
12 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә ачык ишекләр көне узачак. Анда эшмәкәрләр идарә белгечләре белән бушлай киңәшләшә алачак.
Катнашу өчен алдан +7(843)222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. 9 – 11 сентябрьдә шалтыратулар 10:00 нан 17:00 гә кадәр кабул ителә, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.
Ачык ишекләр көне 12:00 дән 16:00 га кадәр Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адресы буенча узачак. Эшмәкәрләрне шулай ук республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекләрендә көтәчәкләр, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан үзмәшгульләре үз товарларын маркетплейсларда урнаштыру буенча бушлай беренчел консультация алырга мөмкин. Продукцияне алга чыгару хезмәте «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.