В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык чыганакларының читкә таралу урыннарын ачыклау эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 12-нче октябрьдә Казанда җылылык чыганакларының читкә таралу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Бу максатлар өчен магистраль җылылык үткәргечләр челтәренә яшел төстәге Уранин-А буявы кертеләчәк.
Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләргә «яшел су» килүен ачыклаган очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, Казан җылылык челтәрләренең «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалының диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча хәбәр итәргә: +7(843)291-87-95 (күпканаллы).
Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.