В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә республикада 35 кеше савыккан.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр бер кеше, 10 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 8 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 4 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр.
Авырулар арасында 12 кеше – Казанда, 4 кеше – Питрәч районында, 3 кеше – Яшел Үзән районында, 2 кеше – Апас районында, берәр кеше Лениногорск һәм Тәтеш районнарында яши.
17-нче сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6923 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5712 кеше савыкты, шул исәптән 35 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штабның мәгълүматларына караганда, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 5762 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия чорында 1 млн 85 мең 281 кеше авырган, 895 мең 868 кеше савыккан, 19 мең 61 кеше үлгән.