Республикада тәүлек эчендә 75 кеше коронавирустан савыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май). Татарстанда 35 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтучылар, калганнары контактлылар. 19 кеше хастаханәгә озатылган, 16-сы өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 12 кеше Казанда яши, 7 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Азнакай районында, 3 кеше – Лениногорск районында, икешәр кеше – Минзәлә һәм Түбән Кама районнарында, берәо кеше – Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш һәм Питрәч районнарында.
1-нче майга Татарстанда 20 мең 491 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 598 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 75 – узган тәүлектә.
Республикада коронавирустан 255 мең 274 кеше прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 6030 кеше), шуларның 157 мең 81-е икенче доза вакцина алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9270 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 814 мең 558 кеше авыршган, 4 млн 436 мең 583 кеше сәламәтләнгән, 110 мең 520 кеше үлгән.