В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә сигез кеше, шул исәптән җиде бала һәлак булды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). 12-нче май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кабул итте.
175-нче номерлы Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә сигез кеше: җиде укучы һәм бер укытучы һәлак булды. Тагын 20 кеше зыян күргән һәм хәзер госпитальдә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә кайнар линия телефоннары эшли.