В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Д.Давыдов һәм С.Айдаров урамнары киселешендә рөхсәтсез чүплек барлыкка килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Казанның Северный бистәсендә Д.Давыдов һәм С.Айдаров урамнары киселешендә урнашкан элеккеге бункер мәйданчыгы территориясеннән 12 кубометр чамасы чүп чыгарылган. Җыештыру эшләрен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе хезмәткәрләре «Северный-1» территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре белән берлектә үткәрде.
Район хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, бункер мәйданчыгы узган елда ук икенче урынга күчерелгән иде. Әмма, гадәт буенча, халык иске урынга чүп-чар ташлавын дәвам итә, нәтиҗәдә, Д.Давыдов һәм С.Айдаров урамнары киселешендә рөхсәтсез чүплек барлыкка килә. Кичәге чәршәмбе өмәсе нәтиҗәләре буенча, территориядән 12 кубометр (1,5 тонна) төрле калдык чыгарылган.
Авиатөзелеш районы бистәләре территорияләрен чистарту чаралары 27-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе барлык битараф булмаган кешеләрне уртак эшкә кушылырга чакыра.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 31-нче майга кадәр шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы икеайлык уза. Бу вакыт дәвамында шәһәр халкы паркларны, скверларны, ишегалларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне җыештыру буенча акцияләрдә катнаша алачак, ә 20-нче апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак.