Республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 12-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бүген төнлә бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Һава температурасы төнлә 13-15 градус җылы булачак, көндез +23-25 градус .
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан салмак җил, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 12-17 градус җылы булачак, көндез – 21-дән 26 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.