Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркинг» сайтында күрсәтелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 12-нче июньдә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче июнь – Россия көне – Хезмәт кодексы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Бу көнне урам-юл челтәре буенда урнашкан парковкалар бушлай эшләячәк.
2019 елда муниципаль парковкалар шулай ук 30-нчы августта, 4-нче, 6-чы ноябрьдә һәм Корбан бәйрәмендә бушлай эшләячәк.
Муниципаль урам парковкалары эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Төнлә (21.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын калдырган өчен түләү алынмый. Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркинг» сайтында күрсәтелгән.