В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм яктылыгы белән илнең башка зур шәһәрләре телеманаралары да бизәләчзәк.
Фото: Татарстан Республикасы Россия телевизион тапшыру үзәге Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 июнь). 12-нче июньдә, Россия көнендә, Казан телеманарасы бәйрәм яктылыгы белән бизәләчәк. 20:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр телеманарада россия триколоры фонында котлау белән бәйрәм яктылыгын кабызачаклар.
Бу көнне Россия флагы төсләренә башка зур шәһәрләрнең телеманаралары да керәчәк : Бөек Новгород, Түбән Новгород, Краснодар, Сочи, Воронеж, Грозный, Екатеринбург, Чиләбе, Красноярск һ.б..
Моннан тыш, Мәскәүнең Останкино телеманарасы очында Россия көненә илнең дәүләт флагы җәймәсен алыштырдылар, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.