Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2020, 16:11

12 февральдә Казан мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе узачак

Сынауны уңышлы узу укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 12-нче февральдә Казанның барлык мәктәпләрендә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Узган елдан әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.

Быел йомгаклау әңгәмәсен 11,5 мең укучы узарга тиеш. Телдән имтихан бирүнең максаты - мәктәптә рус теле укытуда коммуникатив өлешне көчәйтү, әлеге фән буенча белемнәрне «Сөйләү» бүлегендә тикшерү.

Һәр укучы белән әңгәмә 15 минут дәвам итә, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен өстәмә 30 минут каралган.

Имтиханда катнашу өчен махсус әзерлек таләп ителми, дип билгеләп үтә белгечләр. Мәктәп укучыларына кычкырып уку, текстны сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча, планга нигезләнеп, бәйләнешле монологик сөйләм төзү, шулай ук имтихан алучы-әңгәмәдәш белән сөйләшү кебек күнекмәләрне күрсәтергә кирәк.

«Әңгәмәне уңышлы узу өчен педагогларга да, укучыларның үзләренә дә тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме, география, химия, физика һәм башка. дәресләрне үткән вакытында телдән эшкә игътибар итәргә киңәш ителә», – дип аңлаттылар Казан Мәгариф идарәсендә.

Әңгәмә нәтиҗәләре аны үткәрү көнендә билгеле була. Бәяләү «зачет» яки «незачет» рәвешендә башкарыла.

Җитди сәбәпләр аркасында тиешле вакытта әңгәмәдә катнаша алмаган яки «незачет» алган укучылар өчен әңгәмә өстәмә срокларда үткәрелә. Быел имтиханны 11-нче мартта һәм 18-нче майда яңадан тапшырырга мөмкин булачак.

Узган ел йомгаклау әңгәмәсен 11 мең 95 укучы узды. Сынауга кертелгән барлык укучылар да аны уңышлы үттеләр.

Барлык яңалыклар