Ул Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). 12 нче февральдән 24 нче июньгә кадәр Татарстан башкаласында Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Рух һәм Ватан» дини хор музыкасы фестивале узачак. Беренче концерт Казан Мәрьям Ана иконасы соборында узачак.
Фестиваль программасында рус композиторларының күренекле дини әсәрләре бар. Концертларда Мәскәү, Саратов, Казанның студентлар һәм епархиаль хор коллективлары катнашачак. Шулай ук фестиваль кысаларында илебезнең хор дирижерлык осталарыннан иҗат мәктәпләре узачак.
Фестиваль 12 нче февральдә 12:00 сәгатьтә Большая Красная, 56 адресы буенча Казан Изге Ана иконасы соборында ачылачак. Концертта Казан консерваториясе студентлары хоры (җитәкчесе Юрий Карпов), Казан епархиясенең архиерей ирләр хоры (җитәкчесе Денис Рогов), Казан епархиясенең архиерей катнаш хоры (җитәкчесе Марина Литвиненко) катнашачак. Керү ирекле. Тулырак мәгълүматны +7(843)264-27-72 телефоны буенча белергә мөмкин.
Чаралар шулай ук Казан консерваториясендә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Изге Ананың «Всех Скорбящих Радость» иконасы (Зөя утрау-шәһәре) һәм Казан федераль университетының, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты концерт залларында узачак. Фестивальнең җитәкчесе – консерватория ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев, дип хәбәр итә оештыручылар.