Сәфәр программасында - РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы, ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасына һәм аның башкаласына иртәгә, 12 февральдә килергә планлаштыра. Визит программасына РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук "КамАЗ-мастер" спорт командасы вәкилләре белән очрашулар керәчәк.
Казанда дәүләт башлыгы яңартылган "Мәскәү" мәдәни үзәгендә булачак, анда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашачак һәм алар белән "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Шулай ук бу визит кысаларында ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.
Иннополиста Россия Президенты каршында РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы планлаштырылган. Очрашуда катнашучылар халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эше турында фикер алышачаклар. Чара В.Путинның төбәкләр башлыклары белән формаль булмаган диалогын күздә тоткан яңартылган форматта узачак.
Утырышта катнашучылар эше төркемнәр буенча түгәрәк өстәлләр форматында узачак: торак базарын үстерүнең һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыруның гомуми системалы мәсьәләләре; торак төзелешен финанслау механизмнарын камилләштерү; инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктураны комплекслы үстерү, шулай ук массакүләм торак төзелеше максатларында җирләрдән нәтиҗәле файдалану; төзелеш тармагын модернизацияләү һәм индустриаль торак төзелешенең сыйфатын күтәрү; төзүчеләргә административ йөкләнешне киметү, норматив-хокукый базаны камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салу тәртибен камилләштерү; уңайлы шәһәр мохите үстерү һәм формалаштыру; яшәү өчен яраксыз торак фондтан гражданнарны күчерү, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.