В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр фаразланмый.
Фото: Денис Гордийко
Төнлә Казанда минус 15-17 градус, аязганда 22 градуска кадәр салкын булачак. Шимбә көндез 8-10 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан буенча 12-нче декабрьгә каршы төндә минималь һава температурасы минус 14-19 градус, аязган вакытта 22-27 градус аралыгында тирбәләчәк. Көндез термометр баганалары минус 7-12 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
13-нче декабрьдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, башлыча явым-төшемсез булачак. Көньяктан талгын җил. Төнлә минималь температура 12-17 градус салкын, аязганда 23 градус салкын тәшкил итәчәк. Якшәмбе көндез синоптиклар 7-12 градус нульдән түбән булыр дип фаразлыйлар.