В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). 12-нче августта Идел буе районының берничә йортында вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр башкару белән бәйле.
12-нче августның 9.00 сәгатеннән 13-нче августның 6.00 сәгатенә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак : Магистраль ур., 77, Тихорецк ур., 2, 2а, 2б, 2в, 3, 4, 7, 7а, 7б, 7/1, 7/2, 7/3, 7/4, 7/5, 7/6, 7/7, 9, 9/1, Южно-Промышленная ур., 10, шулай ук Алебастр һәм Крутовска урамнары буенча урнашкан барлык йортларда (8-нче номерлы йорттан тыш).
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук үзләрен су запаслары белән тәэмин итүләрен сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.