Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 12-нче августта Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда тәүлеккә якын вакытка суны сүндерәчәкләр. Бу суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
12-нче август 9.00 сәгатьтән 13-нче август 6.00 сәгатькә кадәр Вишевский урамы, 53/2, Әмирхан Еники урамы, 2/53, 4/2, 5, 5а, 8, 23 (98-нче номерлы мәктәп), Рабочая Молодежь урамы, 11, шулай ук Заслонов урамындагы йортларда су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителәчәк.