В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 12-нче августта Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XLI сессиясе узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башланачак.
Депутатлар 13 сорау буенча фикер алышырга планлаштыра:
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;
«Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар турында;
«Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмнәрен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында»;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына физик затлар керемнәренә салымнан 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына салымнан өстәмә норматив белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация алмаштыруны килештерү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
«Казан шәһәре муниципаль махсуслаштырылган торак фондының торак биналар бирү тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Яшьләр парламенты турында;
Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының эш йомгаклары турында;
Төрлеләр.