В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 23 мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштыра
Башкала Ратушасында киләсе атнада, 12 августта, дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XL сессиясе узачак. Утырыш 10:00 да башлана.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
2025 елда «Казан шәһәренең Мактаулы гражданины» исемен бирү турында
Шәһәрнең стратегик планлаштыруы һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыру турында («Казан шәһәрен үстерү институты» МБУ эше турында).
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәре Думасы Регламентына үзгәреш кертү турында.
Халык депутатларының Казан Советының «Казан мэрының вазыйфаи билгесе турында» 2005 елның 30 мартындагы 2-23 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәре Думасы депутаты ярдәмчеләре турында» 2006 елның 17 февралендәге 19-6 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәреш кертү хакында.
«Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында» Казан шәһәре Думасының 2006 елның 17 февралендәге 2-6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә керү өчен кандидатуралар тәкъдимнәре турында.
Казан шәһәре Думасының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесе турында» 2010 елның 29 декабрендәге 37-3 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесе турында» 2010 елның 29 декабрендәге 38-3 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесе турында» 2010 елның 29 декабрендәге 39-3 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесе турында» 2010 елның 29 декабрендәге 40-3 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәрендә гавами тыңлауларны һәм иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында» 2018 елның 6 июнендәге 7-27 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турында» 2021 елның 16 августындагы 5-8 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Иҗтимагый-эшлекле билгеләнештәге объектларны урнаштыру җирле зонасы һәм катнаш торак һәм иҗтимагый төзелеш зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
Иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыру территориаль зонасы һәм катнаш торак һәм иҗтимагый төзелеш зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыруның җирле зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә иҗтимагый-эшлекле билгеләнештәге объектларны урнаштыруның җирлк зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә күпкатлы торак төзелеше җирле зонасы һәм иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыру зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәре халкы турында.
2025 елның II кварталындагы эш йомгаклары турында.