(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан уртача җил исәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы минус 3-5 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +4-6 градуска кадәр җылына, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.