(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 12 апрельдә Казанның кайбер йортларында ут сүндерү планлаштырылган. Ут шәһәрнең Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарында булмаячак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Университет ур., 5/37, ә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Университет ур., 20 адреслары буенча ут бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Бирюзовая ур., 3, 12, 16, 17, 18, 19, 20; Тимерюлчылар ур., 2, 4, 5, 6,7, 9, 11, 12, 14; Окраинная ур., 6, 8, 9.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Борисково бистәсендә 2-нче Алабуга, Горийская, Дудинская, Алабуга, Запорожье урамнарында ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Геологлар ур., 17-73. 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатьткә кадәр Нагорный бистәсендә Әлмәт, Беломорск, Динамо, Рудная урамнарында яшәүчеләр утсыз калачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: 1-нче Таежная ур., 27-35; Вишневаяур., 13а, 118а; Компрессорщиклар ур., 61; Машинатөзүчеләр ур., 7-21; Яблоневая ур., 37-89.