В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчерүләрен сорый
Фото: Денис Гордийко
21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр кар чистарту Яруллин урамындагы 128 нче, Лушников урамындагы 227 нче һәм Вахитов урамындагы 185 нче түләүле парковкаларда планлаштырылган.
21:00 дән 5:00 кә кадәр Адоратский урамы буенча 240 һәм 406 нчы номерлы, Бондаренко урамы буенча 195 нче номерлы, Короленко урамы буенча 408 нче номерлы, Волгоград урамы буенча 196 нчы номерлы, Восстание урамы буенча 211 нче номерлы, шулай ук Даурия, Карбышев, Зорге, Родина, Шуртыгин, Ершов һәм Пионер урамнарындагы машина кую урыннарынла карны чистартачаклар.
Шәһәрлеләргә сәфәрләрне һәм автомобильләрне кую планлаштырганда эш җәдвалын исәпкә алырга киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, машина кую урыннарын чистарту җәдвалы «Горпарковка» кушымтасында барлык кулланучыларга да ачык. Шәһәр администрациясе кешеләрдән мәгълүмат алу өчен пуш-хәбәрнамәләрне кушуны сорый.
Юлларны һәм тротуарларны җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне казанлылар @kznhelpbotТелеграм ботына җибәрә яисә +7(843)222-72-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.