Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2025, 18:13

«Киләчәкне сайлыйм» проекты кысаларында Казанның 118 укучысы «Нәфис Косметикс»та булган

Укучылар көнкүреш химиясен җитештерү процессы белән танышканнар һәм сәнәгать өлкәсендә һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында белгәннәр

«Нәфис Косметикс» предприятиесе матбугат хезмәте фотосы

Татарстан башкаласында 7–11 сыйныфлар арасында 118 укучы ике ай дәвамында «Нәфис Косметикс» компаниясе офисында булган. Алар «РАМПА» балаларны һәм яшүсмерләрне үстерү үзәге тарафыннан тәкъдим ителә торган «Киләчәкне сайлыйм» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашкан.

10 һәм 136 нчы мәктәпләр, 40 нчы гимназия һәм 35 нче лицей укучылары сыек юу чараларын җитештерү процессын үз күзләре белән күргәннәр. Мәктәп укучылары өчен экскурсияләрнең берсен компаниянең генераль директоры Динә Лаврикова үзе үткәргән. Ул проектта катнашучыларга чимал җитештерүнең төп этаплары һәм сәнәгать өлкәсендә һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында сөйләгән.

Экскурсияләр башланыр алдыннан укучылар өчен «Нәфистарих» документаль фильмын күрсәткәннәр. Анда хезмәткәрләр (инженерлар, химиклар, көйләүчеләр, идарәчеләр һәм хезмәт династияләре) предприятиенең заманча төзелеше һәм көнкүреш химиясе җитештерү турында сөйлиләр. Һәр этапта алар кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашалар.

«Киләчәкне сайлыйм» проектын КИТТУ-КХТИның партнеры «Нәфис Косметикс» хуплаган. Аның вәкиле укучыларны югары уку йортының юнәлешләре һәм белгечлекләре белән таныштырган.

Предприятиенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Нәфис Косметикс» «Башкача сынап карыйк» яңа танып белү проектын эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Проект кысаларында төрле химик процессларга һәм аларны җитештерүдә куллануга багышланган видеороликлар әзерләнгән.

Роликлар күрсәтелә башлаган инде – алар белән беренче булып Казанның 114 нче мәктәп укучылары танышкан. Видеолекцияләрне 8–11 сыйныфлар өчен КИТТУ-КХТИ әзерли торган «Чын мәктәп химиясе» белем бирү курсына кертү күздә тотыла.

«Киләчәкне сайлыйм» проекты укучыларга заманча һөнәрләр белән танышырга, чын эш процессларын күрергә һәм киләчәкне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.

Барлык яңалыклар