Синоптиклар бозлавык турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 11 гыйнварда Казанда кар, төньяк-көнбатыштан салмак җил һәм бозлавык көтелә. Төнлә термометр баганалары минус 7-9 градуска кадәр төшәчәк, иртәгә көндез минус 5-7 градус булачак.
Татарстанда да кар явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы 7-12 градус салкын булачак, көндез максималь температура – минус 5-10 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.