В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Якындагы тәүлектә синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән томан көтелә. Төнлә урыны белән кар булачак. Төнлә минималь һава температурасы минус 13-15 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкын булачак.
11 гыйнварда көндез Казанда 9-11 градус салкын көтелә, җил көньяктан. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Тулаем алганда, Татарстан буенча урыны белән кар көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Төнлә көньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы 12-17 градус салкын булачак. 7 гыйнварда көндез һаваның максималь температурасы минус 15-20 градус .