Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2020, 16:30

Бөтен Россиядән 11 мең йөгерергә яратучы Казан марафонында катнашты

Абсолют җиңүче булып 42,2 км араны 2 сәгать 15 минут 29 секундта йөгереп үткән Юрий Чечун танылды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Бөтен Россиядән 11 мең йөгерергә яратучы Татарстан башкаласында 10-нчы һәм 11-нче октябрьдә узган Казан марафонында катнашты.

Марафонның абсолют җиңүчесе Юрий Чечун булды, ул 42,2 км дистанцияне 2 сәгать 15 минут 29 секундта йөгереп үтте. Аның артыннан финишка 2 сәгать 18 минут 9 секунд нәтиҗә белән Алексей Трошкин килде. Җиңүчеләр өчлеген Александр Павленин йомгаклый, ул дистанцияне 2 сәгать 22 минут 35 секунд эчендә узды.

Хатын-кызлар арасында беренче булып 2 сәгать 34 минут 14 секунд эчендә Алина Прокопьева йөгереп килде. 2 сәгать 41 минут 20 секунд нәтиҗә белән Евдокия Букина көмеш медаль яулады. Өченче урында – Антонина Юшина, кыз марафонны 2 сәгать 45 минут 9 секунд эчендә йөгереп үтте.

Марафонның беренче көнендә балалар ярышлары узды. Үзәк стадион манежы тирәли 600 метрга йөгерүдә 3 яшьтән алып 10 яшькәчә 900 малай һәм кыз катнашты. Яшь катнашучылар үзләренең лаеклы медальләрен һәм партнерларыннан бүләкләрен алдылар. Иң кечкенә спортчыларга дистанцияне үз әти-әниләре белән йөгереп узарга рөхсәт иттелде.

Марафонның иң гадәти булмаган дистанциясе «ползункаларда йөгерү» булды. Финишта үз гомерендә беренче медальләре өчен, 4 айдан өлкәнрәк 80 бала 60 метрга дистанцияне узды.

Марафонда Россиянең 16 шәһәреннән, шул исәптән Мәскәү, Әлмәт, Уфа, Санкт-Петербург һәм Чиләбедән йөгерергә яратучылар катнашты. Марафонның иң өлкән катнашучысы – 78 яшьлек спортчы Разия Агабекян. Ул өч чакрымны нибары 21 минут 25 секунд эчендә йөгереп узды.

Оешмалар һәм предприятиеләр корпоратив лига кысаларында йөгерүдә катнашты. 10 кешелек командаларда алар бергә старт пакетлары алдылар һәм брендланган флаглар астында финишка килделәр.

Казан марафонында катнашучылар бөтен Россия марафоннары арасында иң аз биеклекләр җыелмасы булган трасса буйлап йөгерделәр – 96 метр. Бөтен дистанция дәвамында спорт атмосферасын булдыру өстендә 420 спорт департаменты хезмәткәре һәм 350 волонтер хезмәт куйды.

Быелгы Казан марафоны бик күп кунаклар җыйды. Алар арасында спортчылар һәм дәүләт эшлеклеләре: футбол буенча Россия җыелма командасының элеккеге капитаны Алексей Смертин, Мәскәү марафоны директоры Дмитрий Тарасов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова бар иде.

Быел Казан марафонына сатылган слотларның бер өлеше һәм махсус хәйрия командасы слотларының барлык акчалары «Роналд Макдоналд йорты»на – Балалар республика клиник хастаханәсендә озак вакыт дәвалана торган гаиләләр өчен бушлай гаилә кунакханәсенә җибәрелгән. Казан марафоны оешмага 1 млн 224 мең 500 сум акча күчергән.

Казан марафоны 2021 елда узачак марафонга үзенчәлекле әзерлек булды. Йөгерешчеләр инде хәзер үк тулырак мәгълүматны белә һәм рәсми сайтта үзләренең катнашуларын планлаштыра ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар