В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына практик имтиханнар үзгәрешсез үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 11-нче сентябрь көнне ЮХИДИ бүлекчәләрендә теоретик имтиханнар уздыру туктатылачак. Бу көнне Модель урамы, 10 һәм Актай урамы, 2 адресы буенча урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе имтихан бүлеге бүлмәләрендә техник эшләр башкарылачак.
Транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) хокукына теоретик имтиханнар үткәрелмәячәк. Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына практик имтиханнар үзгәрешсез үткәреләчәк, дип хәбәр итә ЮХИДИ матбугат хезмәте.