Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2021, 14:49

11 октябрь Татарстанда Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булучылар истәлегенә матәм көне дип игълан ителде

Самолет белән булган һәлакәттә 16 кеше үлгән, 6 кеше зыян күргән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). 11-нче октябрь Татарстанда Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Республика башлыгы һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

10-нчы октябрь көнне иртән коткару хезмәтенә ДОСААФ Минзәлә аэроклубының җиңел моторлы самолеты егылып төшү турында хәбәр килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бортта 22 парашютчы һәм 2 экипаж әгъзасы булган. Нәтиҗәдә 16 кеше һәлак булган, тагын 6-сы зыян күргән. Табиблар исән калганнарның хәлен авыр дип бәялиләр. Вакыйга урынында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы көчләре һәм чаралары төркеме эшли, алар 47 кеше һәм 15 берәмлек техника.

Матәм көнендә Татарстанның бөтен территориясендә республика дәүләт флагларын төшерәчәкләр, телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният оешмаларына күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде. ТР Министрлар Кабинеты ТР Президенты йөкләмәсе буенча авиация һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Оператив штабны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкләде.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә +7(843)288-46-53 кайнар линия телефоны эшли.

Барлык яңалыклар