Тәүлек эчендә Татарстанда 32 инфекцияле кеше ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Татарстанда 32 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, барысы да контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 12 кеше Яр Чаллыда яши, 11 кеше – Казанда, 4 кеше – Лениногорск районында, 2 кеше – Лаеш районында, берәр кеше – Аксубай, Әлмәт, Биектау районнарында.
28-нче майга Татарстанда 21 мең 392 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 18 мең 344 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 41 кеше– узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 348 мең 38 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш - 5494), шулардан 243 мең 658 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9252 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 5 млн 44 мең 459 кеше авырган, 4 млн 661 мең 234 кеше сәламәтләнгән, 120 мең 406 кеше үлгән.