В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең яңа Генпланы проекты нигезендә 2035 елга Казанның яшелләндерелгән территорияләренең мәйданын 3483,5 гектарга арттыру планлаштырыла.
Шәһәрнең яңа Генпланы проекты нигезендә 2035 елга Казанның гомуми файдаланудагы яшелләндерелгән территорияләренең мәйданын 3483,5 гектарга арттыру планлаштырыла, ягъни 40%-ка - 12 мең гектарга кадәр. Мондый күрсәткечләргә яңа парклар, иҗтимагый киңлекләр барлыкка килү һәм сәнәгать зоналарын регенерацияләү хисабына ирешү күздә тотыла. Аерым алганда, шәһәрдә 11 яңа яр буе, якында урнашкан 600 сквер һәм минисквер, шулай ук яңа җәяүлеләр бульварлары челтәре барлыкка киләчәк.
Су объектларын исәпкә алып, табигый-рекреацион комплекс объектларының гомуми мәйданы, яңа Генпланда планлаштырылган чараларны 20 елдан соң тормышка ашыру шарты белән, 15 мең гектарга җитәчәк.
Хәзерге вакытта, Росстат мәгълүматларына караганда, барлык категорияләрдәге шәһәр территорияләренең гомуми кулланылыштагы яшелләндерелгән мәйданы 8500 гектар тәшкил итә. Шәһәрнең яңа Генпланында беренче тапкыр табигый-рекреацион каркасны саклауга һәм үстерүгә багышланган бүлек барлыкка килү сәбәпле, анда гомуми файдаланудагы барлык табигый һәм яшелләндерелгән территорияләр, шулай ук су объектлары инвентаризацияләнгән һәм мөстәкыйль функциональ зоналар буларак билгеләнгән, аларның һәркайсы беркетелгән статус һәм аны көйли торган регламент алачак. Яңа Генплан һәм Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре расланганнан соң, шәһәрнең яшел зоналарын төзү мөмкинлеге тулысынча бетереләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге алым Генпланны эшләүчеләр белән бергә Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Россиядә аналогы юк.
Генплан принциплары буенча салынган тагын бер яңалык: районнар эчендәге табигый җәяүлеләр элемтәләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән шәһәрнең «натив код стратегиясе». Шулай итеп, үзара тулыландыра торган табигый һәм урбанизацияләнгән территорияләрнең өзлексез челтәр структурасын булдыру планлаштырыла.
Махсус саклана торган табигый территорияләр шәһәрнең табигый-рекреацион каркасының нигезе булып торачак, алар табигый төрлелекнең югары дәрәҗәсе белән аерылып тора. 2007 елда кабул ителгән Казанның Генпланы шундый сигез объект статусын ныгытты. Яңа Генплан проектында тагын дүрт махсус саклана торган табигый территориянең чикләре билгеләнгән.
Ә 2035 елга, тиешле экологик эзләнүләр үткәргәннән соң, тагын 17 шәһәр территориясе махсус саклана торган табигый территория статусын алырга мөмкин. Экологик тикшеренүләрнең дәвамлылыгы территорияләрнең үзенчәлекләренә бәйле булачак. Әйтик, әгәр сүз шәһәр паркы турында бара икән, территорияне ел дәвамында тикшерәчәкләр, ә су ресурслары булган территорияне - ике елдан да ким булмаган вакыт аралыгында.
Шәһәрнең елгалары һәм күлләре буенда төзекләндерелгән яр буйлары барлыкка киләчәк, шул ук вакытта проектлаштыруда экологик якын килүгә басым ясау планлаштырыла. Мәсәлән, рус-алман Швейцариясе территориясендә һәм Гаврилов урамы янында табигать бәйләнешләрен бозмаган яр буйларын булдыру күздә тотыла.
Шәһәрнең Генпланын гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук 2035 елга Казанның 35 урамы үзгәрәчәк, дип каралган. Алар, транспорт мөмкинлекләрен югалтмыйча, уңайлы яшелләндерелгән җәяүлеләр маршрутларына әйләнеп, өстәмә төзекләндерү алачак. Ә киләчәктә Казанда шәһәрнең бер бөтен территориясен тоташтыра торган йөздән артык яшел бульвар барлыкка киләчәк. Әгәр бу гамәлгә ашырылса, казанлылар һәм шәһәр кунаклары, әйтик, Җиңү паркыннан, Әпсәләмов урамындагы бульвар аша, «Казан» гаилә үзәге, Болак һәм Кабан күле буеннан зооботаника бакчасына кадәр җәяү үтә алачаклар.
Эшләнелә торган барлык планлаштыру проектларында яшелләндерелгән участокларга шактый өлеш бүлеп бирелә, бу газонлы территорияләр генә түгел, ә тулы кыйммәтле биогеоценозлар.
Гомуми файдаланудагы яшелләндерелгән территорияләр составына парклардан, бакчалардан, скверлардан, бульварлардан тыш, яңа Генпланда «микрорайон скверы», «кече бакча», «минисквер» кебек кече яшелләндерү объектларының категорияләре дә кертелгән. Бу категорияләрне кертү, бер яктан, тыгыз төзелеш шартларында, торак кварталлар һәм микрорайоннар чикләрендә гомуми файдаланудагы яшелләндерелгән территорияләрне үстерү мөмкинлекләрен киңәйтә, икенче яктан, иҗтимагый киңлекләр системасын формалаштыруга ярдәм итә һәм шәһәр тирәлегенең үтеп керүчәнлеген арттыра. Шәһәр округы чикләрендә бу категорияләрдәге гомуми мәйданы 150 гектардан артык 600-дән артык объект бүлеп бирелгән.