Татарстан башкаласында секундына 15 метр тизлек белән исүче җил фаразлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). Иртәгә, 11 майда, синоптиклар Казанда коры һәм җилле һава торышы фаразлана. Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан 15 м/с тизлек белән җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +3-5 градус булачак, көндез терекөмеш баганалары +13-15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан буенча төнлә һәм көндез төньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр тизлек белән исүче җил саклана. Һава температурасы 0 градустан +5 градуска кадәр булачак, көндез – +12 градустан +17 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.