В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). 11-нче март көнне Казанның Авиатөзелеш районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә, шул исәптән өлкәннәр өчен буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, дәүләт гарантияләре буенча консультацияләр ала, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында мәгълүмат ала алачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак (Копылов ур., 2а). Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 570-97-10, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.