Төнлә бераз яңгыр явачак, урыны белән томан булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). 11-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз яңгыр явачак, урыны белән томан була, көндез явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1-3 градус булачак, көндез - +5-7 градус.
Тулаем республика буенча урыны белән яңгыр, томан булуы көтелә. Җил - көньяктан, көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы – минус 1-дән +4 градуска кадәр, көндез - плюс 3тән +8 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.