Фестиваль афишасында - 7 концерт, анда Россия, Германия, АКШ музыкантлары һәм коллективлары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). 11-нче июльдә Казанда «Кремльдә Ольга Скепнер белән JAZZ» фестиваленең 13-нче сезоны ачыла. 11-нче июльдән 22-нче августка кадәр Казан Кремленең Артиллерия ишегалдында атна саен джаз кичәләре барачак. Фестиваль афишасында - 7 концерт, анда Россия, Германия, АКШ музыкантлары һәм коллективлары катнашачак.
11-нче июльдә фестивальне ачу тантанасында Америка джаз-соул җырчысы һәм гитарачы Куинн Дево чыгыш ясаячак. Музыкант күп еллар Америка сәхнәсендә эшли һәм Казанда Россия буенча зур гастрольләре туры кысаларында концерт бирәчәк.
18-нче июль кичәсе легендар музыкантларның иҗат тандемына багышлана: дөньяда иң яхшы башкаручы дип танылган валторчы - Аркадий Шилкопер (Германия) һәм фестивальгә беренче тапкыр киләчәк дөньякүләм танылган пианист Вадим Неселовский (АКШ).
25-нче июльдә фестиваль кысаларында Horsepower коллективы концерты була. Ә 1-нче августта фестиваль кысаларында «К.И.М.М» һәм ChetMen коллективлары чыгыш ясаячак.
6-нчы августта Россия джаз җырчысы Ольга Скепнер чыгыш ясаячак, ә 15-нче августта Россия джаз сәхнәсенең әйдәп баручы композиторы һәм аранжировщикларының берсе, атаклы джаз пианисты Евгений Борцның зур юбилей концерты булачак.
Фестивальнең ябылу тантанасында 22-нче августта «Винцкевич-Андрианов трио», Американың джаз тенор-саксофонист Эрик Александер һәм Алексей Подымкин квартеты чыгыш ясаячак.
Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана, фестивальгә билетлар инде сатуда, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, «Кремльдә Ольга Скепнер белән JAZZ» – ул ел саен үткәрелә торган open air җәйге музыка фестивале, чара 2007 елдан бирле уздырыла. 2016 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында гамәлгә ашырылды, 2017 елда Казан Кремле мәйданына күчте (Артиллерия ишегалды).