Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2020, 14:57

11 июньдә Казан Мэриясеннән грант ярдәме алу өчен үзмәшгульләр конкурсының икенче этабы старт алды

Җиңүчеләр үз эшләрен үстерүгә 100 мең сумга кадәр акча алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда шәһәр Мэриясеннән грант ярдәме алу өчен үзмәшгульләр арасындагы конкурс дәвам итә. Бүгенгә шәһәрнең үз эше белән мәшгуль кешеләреннән 9 комплектланган гариза килде, алар җиңгән очракта үз эшләрен үстерүгә 100 мең сумга кадәр акча алачак. Бәйгенең икенче этабы 11-нче июньдә старт алды. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XL сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Грант ярдәме механизмы үзмәшгульләр бергәлеге белән берлектә эшләнде, дип искәртте ул. Конкурс ике этапта уза, аларның һәрберсендә 50 җиңүче сайланачак. Грант акчаларын алар үз эшчәнлекләре үсешенә җибәрә алачак.

Бәйгенең беренче этабы старт алды инде, ул 3-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген, И.Шакиров сүзләренә караганда, Башкарма комитетка конкурста катнашу өчен 9 комплектлаштырылган гариза килгән.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашуга Казан территориясендә теркәлгән һәм эшләүче, махсус салым режимын кулланучы Россия гражданнары дәгъва кыла ала. Конкурста катнашучылар агымдагы елның 1-нче маена кадәр кимендә 3 ай үзмәшгуль статусына ия булырга тиеш. Конкурста катнашуның төгәл шартлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Грантларны бүлеп бирү турындагы карар үзмәшгульләр арасында әлеге икътисад сегментына ярдәм итүнең иң мөһим чараларыннан берсе булды, дип билгеләп үтте И.Шакиров. Ул шулай ук федераль дәрәҗәдә каралган башка ярдәм чаралары турында да искәртте. Шулай итеп, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда хезмәт өчен түләүнең минималь суммасы күләмендә һөнәри керемгә һәм өстәмә «салым капиталына» түләнгән салымны кире кайтару турында игълан ителде.

Моннан тыш, 2019 ел өчен һөнәри керемгә үзмәшгульләр тарафыннан түләнгән салым күләмендә субсидия расланды, ул бер үк вакытта һәм автомат рәвештә үзмәшгульләрнең банк карталарына күчерелә.

«2019 ел нәтиҗәләре буенча Казанның 7740 үзмәшгуле республика бюджетына 62,5 млн сум түләгән. Бу акчалар аларга инде автомат рәвештә кире кайтарыла», - дип хәбәр итте И.Шакиров.

Узган елда Казанда 17 мең 761 үзмәшгуль теркәлгән, бүгенге көндә аларның саны 22 меңнән артып киткән.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XL сессиясе, 16.06.2020
Видеорепортаж
16.06.2020 13:02
Казан эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең муниципаль ярдәм пакетыннан куллана башладылар
Барлык яңалыклар