Тапшыру эш режимында алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 11-нче һәм 12-нче октябрьдә күпфункцияле үзәкнең Көньяк бүлеге документларны вакытлыча кабул итмәячәк. Бу трансформатор подстанциясендә планлы эшләр вакытында электр энергиясен өзүгә бәйле.
Күпфункцияле үзәкнең Җиңү проспекты, 100 адресы буенча урнашкан Көньяк бүлегендә документлар кабул итү 11-нче һәм 12-нче октябрьдә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр туктатылачак. Шул ук вакытта әзер документларны эш режимында 11 һәм 12-нче номерлы тәрәзәләрдә тапшырачаклар.
Бу вакытта документларны якындагы Совет бүлегендә – Җиңү проспекты, 214 адресы буенча тапшырырга мөмкин, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.