В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Казанда 11 һәм 12 августта Вахитов районында ут булмаячак.
11 августта 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 1, 3, 5, 7 адреслары буенча ут булмаячак; 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Зур Кызыл ур., 14, К.Маркс ур., 13, Миславский ур., 17.
12 августта 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Лесгафт ур., 21 адресы буенча ут бетеп торачак; 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Зинин ур., 1, 3, 5, 7.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.