В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы тәүлектә явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 11-нче февральдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил исәчәк. Һава температурасы бүген төнлә минус 6-8 градус, көндез минус 3-5 градус булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.
Республикада шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы нульдән 5-10 градуска түбәнрәк, көндез минус 2-7 градус булачак. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.