Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2024, 12:27

2023 елда Казанда 11,7 мең яңа гаилә барлыкка килгән

850 гә якын гаиләне алтын туйлары белән котладылар

Фото: Денис Гордийко

2023 елда Казанда никахлашу турында 11 743 акт язмасы теркәлгән. Аерылышулар саны 5,3% ка 5 005 очракка кадәр кимегән. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Студеникина китерде.

Никахларны теркәүнең 65% ы тантаналы шартларда уздырылган. Гадәттә шәһәрлеләр 25 яшьтән 34 яшькә кадәр никахлаша. Иң өлкән парның киявенә 85 яшь тулган, ә кәләшкә – 81 яшь. Гаризалар нигездә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә – әлеге ысулдан 7 643 пар файдаланган.

Элеккечә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 70 никах махсус тизләтелгән тәртиптә теркәлгән.

2023 елда иң күп никахлар июньнән сентябрьгә кадәр булган. Яңа өйләнешүчеләр арасында август һәм сентябрь айлары популяр булып тора. Иң сирәк теркәлүләр май аенда үткәрелгән.

«Матур даталар аеруча популяр булды. Мәсәлән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Шәһәр көне, шулай ук көзгеле даталар: 23.06.23, 23.03.23 һәм 07.07, 08.08, 10.10», – дип уртаклашты спикер.

2023 елда 2 123 милләтара никах теркәлгән, шуларның 609 ы – чит ил кешеләре белән. Якын чит илләр арасында Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан һәм Төркмәнстан лидерлар булды. Шулай ук Мисыр, Гыйрак, Сирия һәм Алжир гражданнары белән никахлар төзелгән.

«2023 елның ноябреннән Казанда никахны күчмә теркәү өчен адреслар арттырылды, мәс., «Иске шәһәр» префектурасының реставрацияләнгән территориясе: Түбән Кабан күленең матур яр буе, яңартылган Юныс мәйданы һәм Зәйни Солтан урамындагы сквер», – дип билгеләп үтте спикер.

Аерылышулар турында сөйләгәндә, Елена Студеникина Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе тарафыннан 73 тән артык аерылышу суд карарлары буенча рәсмиләштерелгәнен ассызыклады. Аерылышу процедурасының формаль һәм тиз башкарылмавы мөһим. Анда ир һәм хатынның катнашуы кирәк, дип өстәде ул.

Аерылышу чигендә булган парлар белән шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә психолог-медиаторлар эшли. 2023 елда барлыгы 192 медиатив очрашу уздырылган.

«Берничә ел дәвамында Идел буе федераль округының миллион халыклы шәһәрләрендә никах-аерылышу нисбәте буенча Казан иң яхшы күрсәткечләрнең берсен тота», – дип билгеләп үтте спикер.

Шул ук вакытта 2023 елда 1 013 озын гомерле парга акчалата бүләк тапшырылган. Алтын туй белән – 849 гаиләне, бриллиант туй белән 161 гаиләне котлаганнар. Гаиләләренең 70 яшьлек юбилеен өч пар билгеләп үткән.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.01.2024
Видеорепортаж
29.01.2024 11:58
Казанда узган елда 19,3 меңнән артык бала туган
Барлык яңалыклар