Юлларга 399 тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 11 мең 640 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 625 юл хезмәте эшчесе һәм 683 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 95 катнаш юл машинасы, 64 "Бошунг, 15 кар төягеч, 124 щеткалы трактор, 27 грейдер, 70 фронталь төягеч, 52 "Барсик", 206 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 399 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 18 тонна реагент һәм 382 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 552 юл хезмәте эшчесе һәм 318 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 667,3 мең тоннага якын кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.