В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәү районында урнашкан Гагарин урамын җыештыруда 300 кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Бүген, Космонавтика көнендә, Казанның Мәскәү районында урнашкан Гагарин урамында «реактив өмә» узды. Анда 300 кеше катнашты, алар 108 минут эчендә 14 КамАЗ чүп-чар һәм коры яфрак җыйдылар, урамнар, ишегаллары һәм скверларны матурладылар.
Өмәгә якын-тирә йортларда яшәүчеләр, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, шулай ук идарәче компания хезмәткәрләре дә кушылды. Шәһәрлеләр икенчел чималны эшкәртүгә актив тапшырдылар. Әйтик, якындагы йортта яшәүче Марина Архиреева 20-дән артык пластик шешә тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 31-нче майга кадәр шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы икеайлык уза. Бу вакыт дәвамында шәһәр халкы паркларны, скверларны, ишегалларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне җыештыру буенча акцияләрдә катнаша алачак, ә 20-нче апрельдә казанлыларны гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чакыралар.