Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясен 307 бала да йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
1 нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 117 мең 412 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 83 мең 293 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 3362 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 464 мең 337 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 1046 кеше), 1 млн 925 мең 700 кеше икенче прививка алган. Икенче вакцинацияне 247 мең 355 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 97 мең 333 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 16 млн 495 мең 369 очрак ачыкланган, 13 млн 748 мең 465 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.