Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2018, 18:43

Казанда экорайон концепциясен эшләү буенча бәйгегә 12 илдән 100 катнашучы теркәлгән

Пресс-тур вакытында журналистларга элеккеге хәрби шәһәр һәм артиллерия складлары территориясенең хәзер нинди хәлдә булуын күрсәттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август, Алсу Сафина). Казанда экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча 5 июльдә старт алган халыкара бәйгегә 12 илдән 100 катнашучы теркәлгән. Экорайон шәһәрнең Киров районында барлыкка киләчәк. Бәйгедә катнашучылар арасында – Япония, Кытай, Европа командалары. Гаризалар тагын 6 көн кабул ителәчәк.

Экорайон 760 га мәйданда урын алачак. Хәзерге вакытта әлеге территориядә ниләр барын республика һәм федераль массакүләм матбугат чараларына ябык территориягә пресс-тур барышында күрсәттеләр.

Чит кешеләргә керү тыела яки 200 ел “чәнечкеле тимерчыбык” артында

Экорайон урыны итеп элеккеге 32-нче хәрби шәһәр һәм артиллерия базасы территориясе сайланган. Ул Иске Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр гыйбадәтханәсе тирәсендә, шәһәр үзәгеннән якынча 20 минут ераклыкта урнашкан. Бирегә эләгү мөмкин түгел, чөнки территорияне хәрбиләштерелгән сак саклый, бу законсыз карьерлар барлыкка килүне булдырмас өчен эшләнә.

Территория хәзер зур урманны хәтерләтә – наратлар, абагалар, чокырлар һәм калкулыклар. Урынның хәрби үткәне турында истәлек билгесе, чәнечкеле тимерчыбык, метеостанция һәм төзелешләр калдыклары, контроль-үткәрү пукты, янгын коелары һ.б. хәтерләтә. Территорияне чистарту үткән елда башланды.

Хәзерге вакытта территориядә тарихи яктан мөһим объектлар юк, ләкин бәйгедә катнашучылар техник бирем буенча урынның үзенчәлеген ачарга тиеш булачаклар.

Сүз уңаеннан, бәйгедә катнашучылар Казанга территорияне өйрәнү өчен махсус килгәннәр.

Аз катлы төзелеш һәм 200 га табигый-рекреацион зоналар

Бәйгедә катнашучылар алдында куелган бурычларның берсе – участокның экологик каркасына төзелешнең минималь йогынтысын булдыру һәм табигый ландшафтны саклау. Моннан кала, территория күп халыклы районга әйләнергә тиеш түгел – шуңа күрә аз катлы төзелештә тукталырга карар кылынды.

760 га җирнең 250-300-ендә торак район урнашачак, 200-300 га - табигый-рекреацион зона һәм 100-200 га – иҗтимагый-эшлекле зона, 30 га – коммуналь зона булыр, дип көтелә. Төзелешнең дә катнаш булуы көтелә: 75% – индивидуаль торак төзелеше, 15% – аз катлы төзелеш (2-3 катлы), 10% – 4-5 катлы төзелеш. ТР Президенты ярдәмчесе, Республика булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов билгеләп үткәнчә, шәһәр үсәргә тиеш, иң мөһиме – тирә-як мохитне саклауда чама хисе һәм баланс.

Экорайон барлыкка килү Казанның Генераль планына тиң. Халык саны 20-25 мең кеше булыр, дип фаразлана.

Киселгән участоклар түгел, ә массалы көйләнә торган төзелеш?

Искәртергә кирәк, киләчәк экорайон участогы Республика булышлык итү фондына алга таба аны гамәлгә ашыру өчен бирелде. 759,9 га җирнең бүгенге көндә 70 гектары сатылган. Калган территорияне сату турындагы сорауларга А.Нуретдинов барысы да 22 августтан соң билгеле булачак, дип белдерде.

Искәртергә кирәк, Казанда экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара бәйге турында ТР Хөкүмәт йортында матбугат конференциясендә игълан ителгән иде. Шунда ук бәйге уздыру нечкәлекләре билгеле булды: гаризалар кабул ителгәч, икенче этапка 3 команда чыгачак. Алар жюрига экорайон үсешенең архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен, 2030 елга кадәр концепция үсешенең кысалы финанс-икътисади моделен, территориянең беренче чиратын гамәлгә ашыруның җентекле архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен һәм эскиз проектын тәкъдим итәргә тиеш булалар. Бәйге нәтиҗәләре 7 ноябрьдә билгеле булачак.

Барлык яңалыклар