В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 10 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут сүндерү планлаштырылган.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Минск ур., 26, 26а, 28, 30, Ю.Фучик ур., 1-38. Шулай ук Олы Дәрвишләр бистәсендәге Исаев, Краевая, Кооператив, Лесная, Совет урамнарында һәм Кече Дәрвишләр бистәсендә Березовая һәм Школьная урамнарында да ут булмаячак.
Моннан кала, электр уты Совет районындагы кайбер сәнәгать һәм административ биналарда да бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.