В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган кышкы сезон нәтиҗәләре буенча 300 бала чаңгы ярышларында катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 10-нчы гыйнварда Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» кышкы акциясе старт ала. Мәктәп укучылары өчен чаңгы әзерлеге буенча дәресләр, Казанның алдынгы спортчыларыннан чаңгыда йөрү буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Ә программа старт алган көнне балалар фотосессиядә катнаша һәм урман кафесына чәй өстәленә кушыла ала.
Акциядә катнашучылар - Казанның ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 11-нче номерлы мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе укучылары, 142-нче номерлы коррекция мәктәбе һәм Дәрвишләр бистәсендәге акыл ягыннан артта калган балалар интернат-йорты. Акцияне оештыручылар - Казанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе һәм шәһәрнең Совет районы администрациясе.
Проект беренче тапкыр 2019 елда старт алды, ә кышкы сезон нәтиҗәләре буенча үсеш кимчелекләре булган 300 бала чаңгы ярышларында катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.