Кунакларны каршы алу, намаз укуны оештыру, аш-су өләшү өчен 500 волонтер җәлеп итәргә ниятлиләр.
Фото: Денис Гордийко
ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итте. Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыклар өләшү һәм ифтар тәмамланганнан соң җыештыру эшләрен башкару өчен 16 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган 500 волонтер җәлеп ителәчәк. Команданың бер өлеше булырга теләүчеләргә Диния нәзарәтенең Telegram-каналында яки сайтында (баннерга басарга кирәк) теркәлү узарга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)237-86-18 телефоны буенча белергә мөмкин.
Казандагы зур ифтар мәҗлесе Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булуга багышлана, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче апрельдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Быел Ураза гаетен 2 нче майда бәйрәм итәчәкләр.